Гөлназ Батталова: «Туган көнемә иң зур бүләгем — йөрәгем астында!» [видео]

-- Лейла

Америкада яшәп, иҗат итүче җырчы, «Ямьле» төркеменең элеккеге солисты Гөлназ Батталова тиздән әни булачак. Җырчы һәм аның тормыш иптәше Алекс бәби көтәләр.

– Фигурам гына түгел, бар тормышыбыз тиздән үзгәрәчәк. Без бәби көтәбез. Бу яңалык белән туган көнемдә бүлешәм. Минем иң зур бүләгем — йөрәгем астында, -дип язган Гөлназ Батталова.

Гөлназ тормыш иптәше Алекс белән Америкага баргач танышкан. Яшьләр 2022 елда мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерде. Быел Лос-Анжелесның бер банкетлар залында зурлап туй мәҗлесе уздырганнар иде. Берничә көн элек исә Гөлназның туган ягы Чаллыда да татарча мәҗлес уздырганнар.

Бәйле