Танылган җырчы махсус хәрби операция барышында Leopard танкын юк иткән хәрбигә 1 миллион сум тапшырган

Танылган җырчы Григорий Лепс махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбигә Leopard танкын юк иткән өчен 1 миллион сум тапшырган. Бу хакта ул үзенең телеграм-каналында белдергән. Шунда ук хәрби хезмәткәргә акча тапшыру мизгелләре урын алган видеоязма урнаштырган.

“Мин үз вәгъдәмне үтәдем”, — дип язып куйган Лепс.

“Веном” дигән “позывной”лы хәрби, бер төргәк акчаны күрсәтеп, бүләкне алганлыгын раслый.
Исегезгә төшерәбез: Григорий Лепс, Николай Басков һәм Россиянең башка артистлары 15 июньдә Петербург Халыкара икътисадый форумында Германиядә җитештерелгән Leopard танкларын юк итүчеләргә берәр миллион сум бирәчәкләрен вәгъдә иткән иде. Басков әйтүенчә, иҗат вәкилләре махсус хәрби операциягә үзләреннән шундый өлеш кертәчәк.

Шуннан соң Лепска Казахстанның Конаево шәһәрендә чыгыш ясау өчен мәйданчык бирергә тиешле Makao Luxury Village Resort компаниясе концертны оештыручылар белән контрактны өзгән.

30 июньдә Украина кораллы көчләре башкомандующие Валерий Залужный контрһөҗүмдә катнашучы берничә Leopard танкының юк ителүен таныган.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/116705/

Бәйле