Алсу аерылыша, диләр…

Күренекле җырчы яңа ир тапканмы?

39 яшьлек җырчы билгесез ир-егет белән кочаклашып төшкән фотосын урнаштырган.

Алсу аерылышу турында имеш-мимешләргә сәбәп бирде, дип хәбәр итә «СтарХит» басмасы. Яңа гына төшкән фотода аны елмаеп сакаллы ир кочаклап тора. Шулай ук артистка ир-егет бүләк иткән чәчәкләр белән мактанып та фото урнаштырган.

Мәгълүм булуынча, Алсу 2006 елда бизнесмен Ян Абрамовка кияүгә чыга. Соңгы вакытта Интернетта аерылышу турында имеш-мимешләр йөри. Сәбәбе булып Абрамовның хыянәте тора, аның Анастасия Решетова белән бәйләнешен таныйлар.

Әлеге вакытта Ян белән Алсу өч бала тәрбияли.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-07-03/alsu-aerylysha-dil-r-3325880

Бәйле