- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Краснодарда өлкән яшьтәге бер хатын-кыз участок полиция хезмәткәре әрләшкән. Шуннан соң аннан котылу өчен киллер ялламакчы булган, дип хәбәр итә Shot телеграм-каналы.
Чыганак мәгълүматларына караганда, 81 яшьлек әби Үзәк микрорайонда яши. Ул җирле участок полиция хезмәткәре белән бик нык ызгышканнан соң бер ай буе дуслары-танышлары арасында җинаятьчеләр белән элемтәдә торган кешеләрне эзләгән. Ул гына да түгел, әби социаль челтәрләрендәге аккаунтларында 1 миллион сумга киллер ялларга ниятләве турында белдерү урнаштырган.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре мондый шикле постларны күргәннән соң, әби белән очрашырга булган. Очрашу барышында алар пенсионерны тоткарлаган. Өлкән яшьтәге хатын-кызга карата “Үтерүгә әзерләнү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер ул тикшерү изоляторында сак астында тотыла. Полиция хезмәткәрләре әбинең “участковый” белән низагка керүе сәбәбен ачыклый.