Эт борынын тешләп өзгән

Үзенең эте. Ихатасында. Саклык беркайчан да комачауламый шул.

фада табиблар 14 яшьлек малайга пластик операция ясаганнар.

Мәләвездә яшәүче үсмергә ихатада үзенең эте һөҗүм итә, борынының дүрттән өч өлешен тешләп, өске иренен нык зарарлый. Аны Республика балалар клиник дәваханәсенең яңак-йөз хирургиясе бүлегенә алып киләләр.

РДКБ табиблары өске иренне һәм борынны тергезү буенча катлаулы реконструктив-пластик операция үткәрә, аның барышында йөз өлкәсе анатомиясен тулысынча тергезергә мөмкин була.

Хәзерге вакытта пациент канәгатьләнерлек хәлдә һәм дәвалануын дәвам итә. Тиздән ул Үзәк стоматология һәм яңак-йөз хирургиясе фәнни-тикшеренү институтына җибәреләчәк, анда аңа тагын бер пластик операция ясаячаклар.

Үзеңнеке булса да, хайваннар белән сак эш итәргә кирәк шул.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-07-04/et-borynyn-teshl-p-zg-n-3326711

Бәйле