Бер хатын, суга баткан ирен коткарам дип, үзе дә батып үлгән

Красноярск краеның Курагинск районындагы буа яры буенча ял итү бер гаилә парының үлеме белән төгәлләнгән. Ир белән хатын кәеф-сафа корганнан соң суда коенып алмакчы булган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Красноярск крае буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, дүшәмбе көнне төштән соң гаилә пары үзләренең бер танышы белән Поначево авылыннан 300 метр чамасы ераклыктагы сулык янында ял иткән. Ир белән хатын кичке бишләр тирәсендә салмыш баштан су коенырга кереп киткән, танышлары исә яр буенда калган.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре килеп туган хәлләрне күз алдына китереп, шундыйрак нәтиҗә ясаган: суда бата башлаган иргә хатыны һәм яр буенда калган танышы ярдәмгә килгән. Нәкъ менә шул кеше ирнең үле гәүдәсен судан яр буенча тартып чыгарган. Шуннан гаилә дусты хатын-кызны эзли башлаган, әмма ул да инде су төбенә киткән…

Суда гөмере өзелгән ир-атка – 56 яшь, хатыны – ике яшькә кечерәк булган. Тикшерү үткәрелә. Берьюлы ике үлемнең төгәл генә сәбәпләрен ачыклау өчен суд-медицина экспертизасы билгеләнгән.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/116795/

Бәйле