Зәйнәб Фәрхетдинова: Сабантуйның төрле мәйданчыкларда оештырылуы күңелгә ятмый

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова Киров өлкәсе Сабан туенда милли бәйрәм турында фикерен әйтте.

«Сабантуйның бер мәйданда оештырылуын яратам: сәхнә дә, милли уеннар да бер урында уза. Шулай булганда Сабан туе үзебезчә, татарча – авылларда оештырылган кебек тоела. Бик күп Сабантуйда булганым бар. Аның төрле мәйданчыкларда оештырылуы нигәдер күңелемә ятып бетми. Миңа калса, алар күмәк бер зур мәйданда булырга тиеш», — диде ул.

Аның әйтүенчә, тавыш дөрес көйләнеп бетмәгән очракта чыгыш ясавы авыр. «Тавыш кайвакыт ишетелеп бетми яисә киресенчә – каты яңгырый. Ул яктан, тавыш режиссерлары алдан ук бөтен нечкәлекләрне уйлап бетерергә, хәл итәргә тиеш. Тынычлык бистәсендә, мәсәлән, көрәш һәм башка милли уеннар, концерт чыгышлары бер мәйданда оештырыла. Бик кызык һәм күңелле», — диде җырчы.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/zainab-farxetdinova-sabantuinyn-torle-maidancyklarda-oestyryluy-kunelga-yatmyi-5873252

Бәйле