Диана Сәфәрова һәлак булган авариядә гаепле ир-атны 10 елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр

Башкортостанның Чишмә районында суд үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәтендә гаепләнүченең өй арестын озайтты, анда Әнвәр Нургалиевның туганының кызы блогер Диана Сәфәрова һәлак булган иде.

Ир үзе мондый сак чарасы белән тулысынча килешә. 36 яшьлек Вадим Л. авария вакытында исерек булган, шуңа күрә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган һәм бәрелүгә юл куйган.

Исегезгә төшерәбез, авария 9 майга каршы төндә Чишмә бистәсендә булды. Диана Сәфәрова кичен балалары һәм туганнары белән бергә үткәрә. Кайтканда юлда аның «Honda Civic» машинасының юлын икенче чит ил машинасы кисә, шуның аркасында блогерның машинасы зур тизлектә тимер коймага бәрелә. Алган җәрәхәтләрдән яшь хатын урында ук үлә.

Аның өч кечкенә баласы калды, хәзер аларны Диана Сәфәрованың әти-әнисе тәрбияли.

Фаҗигадә гаепле кешегә 10 ел төрмә яный.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/116853/

Бәйле