«Д`Артаньян и три мушкетера» фильмында катнашкан актер вафат була

83 яшендә И.И. Вахтангов исемендәге театр актеры, режиссер Алексей Кузнецов вафат булган. Тамашачыларга ул «Д`Артаньян и три мушкетера» фильмында герцог Бэкингем, шулай ук «Отцы и дети»да өлкән Кирсанов рольләре аша таныш.

Артистның үлеме турында театрның матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза ТАСС.

— Тирән кайгы белән хәбәр итәбез. Бүген, 5 июльдә, 83 нче яшендә Вахтанг сәхнәсе остасы, Россиянең атказанган артисты, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Алексей Глебович Кузнецов вафат булды», — дип язганнар алар.

Театрда эшләгәндә Кузнецов 50ләп роль башкарган.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/116844/

Бәйле