Казанның 175нче гимназиясе элекке директорына карата җәза чарасын йомшартканнар

Хәзер Әминә Вәлиевага штраф, мәҗбүри эшләр яки өч айга кадәр кулга алу яный.

Казанның 175нче гимназиясе элекке директоры Әминә Вәлиевага карата җәза чарасын йомшартканнар. Аны гаепләү статьясы (“Эшкә салкын карау”) йомшаграк беренче өлешенә алыштырылган.

“Адвокат Руслан Нагиев мәктәптә иминлекне кайгырту өчен дәүләт бюджетыннан да, ата-аналардан да акча бүленмәгәнлеген раслаган. Хәзер элекке директорга 120 мең сумга кадәр штраф, мәҗбүри эшләр яки өч айга кадәр кулга алу яный”, – дип яза Mash Iptash.

Исегезгә төшерәбез: Әминә Вәлиевага карата җинаять эше 11 майдагы фаҗигадән соң кузгатылды. Тикшерүчеләр, мәктәп җитәкчелеге уку йортында иминлекне тәэмин итмәгән, дигән фикергә килде.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, гимназиядә атыш оештырган Илназ Галәвиевне (аңа гомерлек төрмә җәзасы бирелде) адвокат хезмәте өчен 200 мең сум түләргә мәҗбүр иткәннәр.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/116869/

Бәйле