«Мин бәхетле. Мин исән!»

Роман Костомаровны дәваханәдән чыгарганнар.

оман Костомаровның дәваханәгә керүенә ярты ел үтте. Бүген ул аннан чыгарылган.

Фигурист шәхси блогында аның хатыны Оксана Домнинаны да күрергә мөмкин булган кадрлар бастырган. Спортчы үзен коткарган табибларга һәм хастаханәнең башка хезмәткәрләренә күңелгә үтеп керерлек сүзләр багышлаган.

«175 көн артта, алда, бу кешеләрнең тырышлыгы аркасында яңа тормыш. Кызганычка каршы, мин үлем белән көрәшүдә күп нәрсәне югалттым (сүз аяк-кулларны ампутацияләү турында бара). Ләкин башкача булалмады. Проценко Денис Николаевич җитәкчелегендәге „Коммунарка“ның зур командасы мөмкин булмаганны эшләде — мине аннан чыгардылар. Минем белән булган һәркемгә рәхмәт: дәваладылар, операция ясадылар, терелттеләр, ярдәм иттеләр».

«Сез иң яхшы табиблар. Мин яхшы кәеф белән чыгам һәм барысына да шуны телим», — диде спортчы.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/shehes/2023-07-06/min-b-hetle-min-is-n-3330601

Бәйле