Бәрәңге утыртканга ике ай ярымлап вакыт үтте. Быел алар, башка еллардагы кебек, шаулап чәчәк атмады. Июнь уртасындагы кыраулар төшкәндә чәчәккә бөреләнгәннәр иде, бик сирәкләре генә ачылды. Күрәсең, бөреләренә салкын тиде.
Дөрес, бер дә атмадылар түгел, бүгенгә кадәр берән-сәрән чәчәкләре күренә. Башка елларда бит бөтен бакча берьюлы чәчәк ата (бер генә төрле сорт үстерү нәтиҗәсе), ун-унбишәр көн күз явын алырлык булып, ап-ак булып балкып утыра иде. Бер бездә генә түгел, башка авылдашларда, башка урыннарда да шул ук хәл. Район үзәгендә яшәүче туганнарымда ике урамның бәрәңге бакчалары бер-берсенә кушылып, терәлеп тора. «Бары бер бакча бәрәңгеләре элеккечә чәчәк атты, юкса беребезнекенә дә кырау зыян салмаган иде», – ди туганым. Танышлардан сораштыра башлагач, аларның кайберләре моңа игътибар да итмәгән булып чыкты: «Әллә тагын…» – диючеләр дә, «Андый еллар булды бит инде ул», – дигән битарафлар да булды. Авылда яшәп, ничек инде бәрәңге чәчәгенә битараф калып була, шомырт, сирень кебек хуш ис бөркемәсә дә, табигатьнең тагын бер иң гүзәл чәчкәсе бит алар. Утыртканнан шул чорны көтә башлыйсың лабаса. Өстәвенә белгечләр, бәрәңге чәчәк аткан чорда бүлбеләр формалаша, калган чакта шулар үсә, дип аңлата.
Дөрес, хәзер авыл кешесе дә бәрәңгегә генә карап утырмый. Элекке кебек төп ашамлык, төп ризык түгел. Малларга да булса – ярый, булмаса, куркыныч түгел, дигән карашта торабыз. Бакчалар да шул сәбәпле елдан-ел кими. Әмма ни генә дисәк тә, бәрәңге казыганда уңышы мул булса рәхәт, шуңа да үссеннәр дип тырышабыз.
Бездән бер атна алдан утырткан авылдашларыбыз: «Кырау сукканда бәрәңгеләр чәчәк ата башлаган иде инде, чәчәкләре дә, бөреләре дә коелып бетте. Сабаклары көеп утырды. Яңгырлардан соң яшәреп, ныгып киттеләр. Беркөн тавыклар бакчага чыккан, берничә төп бәрәңгене тузгыткан. Күреп, үзебез дә шаккаттык, каз йомыркасы зурлыгындагы бәрәңгеләр дә бар иде. Уңыш була икән дип сөендек», – дип, күңелгә җылы кертте.
Кайчандыр бәрәңге үстерергә махсуслашкан, бүген инде Балтач районында бердәнбер бәрәңге үстерүче «Татарстан» хуҗалыгының баш агрономы Фирдус Хәкимов белән дә шул турыда сөйләштек.
– Безнең басулар да берьюлы, күпләп чәчәк атмады. Бәрәңге уңышына зыяны юк инде аның. Башка шартлары уңай килү кирәк. Алданрак утырткан участокка кырау шактый зыян салган иде. Яфрактан микроэлементлар белән тукландыру үз эшен эшләде, бик тиз тернәкләнеп киттеләр. Бәрәңгене бит хәзер, элекке кебек, утырттым да эше бетте түгел, бик нык тәрбияләргә кирәк. Үсүнең һәр фазасында игътибар сорый. Яфрактан тукландыру белән күп еллар эшлибез, нәтиҗәсен күрәбез. Аннан тыш чүп үләннәргә, корткычларга, авыруларга, фитофторозга каршы эшкәртәбез, көннәр корыга китсә, сугарабыз. Шунсыз мул уңыш алам димә. Быел 94 гектарда утырттык, дүрт төрле сорт игәбез, ел саен яңа сортлар да сыныйбыз. Мәшәкатьле, чыгымлы булса да, бәрәңге – иң рентабельле культураларның берсе, аннан баш тартырга җыенмыйбыз, – ди Фирдус.
34 ел агроном булып эшләгәндә бәрәңге юнәлеше өчен җаваплы булган, лаеклы ялга чыккач, үзе әйткәндәй, «эшсез дип әйтмәсеннәр өчен генә» бәрәңге үстерү белән мавыккан Балтач районының Нөнәгәр авылында яшәүче Нотфулла абый Гарипов та, бәрәңгеләрнең чәчәк атмавы уңышка тискәре йогынты ясамый, ди. «Бөтенләй чәчәк атмый торган сортлар да бар хәзер. Кайбер белгечләр бәрәңге чәчәген өзеп атарга да куша. Соңгысы – берничә төп бәрәңге үстергән кешеләр өчен генә мөмкин эш. Без үзебез һәр елны күп төрле сорт утыртабыз. Быел да егермедән артык. Беренче майда иртә өлгерә торган бәрәңге утырткан идек, 9 июньдә чәчәк атты һәм кырау сукты. Бәрәңгеләр тернәкләнде, әмма җитәрлек дым булмагач, уңышы без теләгәнчә үк булмады. Быел Чиләбедән «Гамлет» дигән сортлы бәрәңге алдырган идем, 10 данә бәрәңге инде ул. Мин аны, күзеннән бүлгәләп, 33 төп итеп утырттым. Менә алар шау чәчәк атты, башка сортлар чәчәк атмады. Салкыннар да роль уйнагандыр, дым җитмәү дә… Кортлар да чамасыз күп бит быел… Корылык булмаса да, бездә дә шартлар бәрәңге өчен бик үк кулай түгел. Уңышы кимрәк булса да, бәрәңгесез калмабыз», – ди ул.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/117178/