Синең гаебең юк, Рөстәм!

Рөстәм Нәбиев социаль челтәрләрдә елый-елый ниләр турында сөйли?

Бүген ул бик күңелсез видео куйган. Һәм менә мондый сүзләр дә язган.

«Иртәгә казарма җимерелүгә 8 ел, анда мин могҗиза белән исән калдым, ләкин аякларымны югалттым. Соңгы вакытта миндә исән калуым өчен гаеп хисе уяна башлады, анда бит  24 кеше һәлак булды. Мин монда, ә алар — анда. Бүген 5 тапкыр минем күзләремә яшь тыгылды, яшьләр үзеннән-үзе ага.

Кайбер солдатларның ата-аналары миңа: «Син шунда үлсәң, яхшырак булыр иде», — дип язды.

Мин моның өчен беркемне дә гаепләмим әмма алар аңламый, мин анда бернәрсә дә хәл итмәдем, минем өчен югары көчләр карар итте. Ләкин аннан гына миңа җиңел түгел»,  — дип язган ул.

Тынычлан, Рөстәм! Синең гаебең юк. Син бу тормышта бик күп кешеләргә үрнәк!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-07-11/sine-gaebe-yuk-r-st-m-3335969

Бәйле