Әгерҗедә давыл. «2011 елгы шартлаудан калган төсле без»

Бүген иртәнге 10 тирәсендә Әгерҗедә давыл куба. Әллә каян килеп чыккан бер кара болыт бөтен җирнең астын өскә китерә.

– Бер атна тирәсе бездә шулкадәр кызу булды. 38–39 градус эссе торды. Хәтта бер яфрак та селкенмәде. Барыбыз да нидер булыр дип көткән идек, – ди Әгерҗедә яшәүче Миләүшә Ягъфәрова. – Ул кара болыт әллә каян килеп чыкты, башта боз яуды, аннан яңгыры булды. Көчле җил бар йортларга, биналарга, машиналарга бик күп зыян китерде. Агачлар авып беткән. Күп йортларның түбәләре юк. Дөнья бетә дип торабыз инде. Тәрәзәләрне каплап, урамга чыкмыйча тордык. Ут чыбыклары өзелеп беткән, авылларда да яңгыр булган. Шөкер, давыл булмаган. 2011 елда бездә шартлау булган иде бит әле. Менә хәзер дә шуның кебек. Алла сакласын мондый афәтләрдән.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/117419/

Бәйле