Акча, бәхет, сәламәтлек китерә торган яфрак бар!

Ә сез бу хуш исле тәмләткечнең барлык тылсымлы сыйфатларын беләсезме?  

Без бу тәмләткечне ризыклар әзерләгәндә кулланырга өйрәнгән. Ә белгечләр аның ярдәмендә теләкләрне тормышка ашырырга, бозымнан котылырга, сәламәтлекне яхшыртырга була, дип ышандыра. Ничек итепме?

Теләкләр үтәлсен өчен болай итәргә кирәк. Теләгегезне лавр яфрагына языгыз һәм яндырыргыз. Бу эшне шәм яктысында һәм матур музыка астында башкарсагыз тагын да яхшырак.

Шулай ук лавр яфрагын учыгызга ышкып, аның кискен исен сулап, сулышны чыгарганда тиз генә теләгегезне әйтсәгез дә ул тормышка ашарга тиеш икән.

Лавр яфрагы ярдәмендә акча да җәлеп итәләр. Моның өчен яфракны кулга алып, аңа берничә тамчы әфлисунның эфир маен тамызырга кирәк. Болай эшләгәндә эчегездән генә ничек итеп кошелегыгыз акчалар белән тулуын күз алдына китерегез. Эфир майлы яфракны портмонегызга салып та куегыз. Ул акча теләп шунда ятсын.

Лавр яфрагын мендәр астына салып йоклау йокысызлыктан да коткара, дип ышандыра белгечләр. Өстәвенә, сәламәтлек тә яхшырырга тиеш икән.

Ә бу яфракны ишек төбендәге палас астына куйсагыз, уңыш киләчәк!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2023-07-12/akcha-b-het-s-lam-tlek-kiter-torgan-yafrak-bar-3336503

Бәйле