Татарстанның Мишә елгасында суга баткан машина эчендә ике мәет табылган

Узган кичне Мишә елгасында Citroën машинасы баткан. Машина кыядан елгага төшеп киткән, 34 яшьлек шофер һәм аның 37 яшьлек пассажиры һәлак булган.

Фаҗига Татарстанның Питрәч районындагы Карповка авылы янында булган. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, 18:42 сәгатьтә җирле кеше елга ярында буш палатка һәм ризык тапканлыгын хәбәр иткән. Якын-тирәдә кешеләр булмаган. Ул шулай ук машинаның арткы бамперын күреп ала һәм автомобиль кыядан егылып төшкән дип фаразлый.

12 июльдә 1:30 сәгатьтә Citroën C4 судан чыгарыла, аның эчендә ике һәлак булган 1989 елда туган ир-ат һәм 1986 елда туган хатын-кыз табыла.

Беренчел мәгълүматлар буенча, Citroën шоферы, идарәне югалтып, кыядан елгага төшеп киткән булырга мөмкин. Аларны коткара алмаганнар.

Вакыйга урынына Питрәч районы прокуроры урынбасары Марат Гыймалтдинов килгән, тикшерү эшләре бара.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/117403/

Бәйле