Көймә белән сәяхәткә чыккан 11-18 яшьлек 10 бала югалган

-- Лейла

12 июль иртән интернет киңлегендә Башкортостанда көймә белән сәяхәткә чыккан бер төркем 11-18 яшьлек балалар югалуы турында хәбәр таралды. Бу хакта «Башинформ» яза.

Ачыкланганча, 19 кеше, шул исәптән 13 бала Ырымбур өлкәсенән Бөрйән районының Кейекбай авылына килгән була. Шунда лагерь коралар. Агыйдел елгасы буенча көймәдә йөзәр өчен Иске Собхангол авылыннан кузгалалар. Алар 20 километр араны өч резин көймәдә үтәргә ниятли.

Балалар тиешле вакытта тиешле урынга килеп җитмәгәч өлкәннәр чаң суга — полиция хезмәткәрләре, коткаручылар чакырталар.

Төнлә балаларны тапканнар. Алар караңгы төшә башлагач Мәндәгол авылы янында туктап әти-әниләрен көтәргә ниятли. Телефоннары үзләре белән булмау сәбәпле хәбәргә чыга алмаганнар. Балалрны коткаручылар таба һәм әти-әниләренә тапшыра — аларга медицина ярдәме кирәк булмый.

Ватаным Татарстан

Бәйле