13 июль Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез урыны белән көчле яңгыр яварга мөмкин. Кайбер районнарда ул яшенле булачак. Җил урыны белән 15-18 м/с җитәчәк.
Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә Республикада һава температурасы +9..+14 градуска кадәр җитәчәк дип фаразлый. Көндез һаваның максималь температурасы +19..+24 градус тәшкил итәчәк.
Казанда төнлә +11..+14 градус көтелә. Көндез Республика башкаласында һава +19..+22 градуска кадәр җылыначак.