Салаватта кыярларның «башы китә»

Тамашачы ике республиканың да халык артисты Салават Фәтхетдиновтан 35нче сезон концерты көтә. Ә ул…

Ә ул кыяр үстереп ята! «Бу эсседә кыярларның да «башы киткән», ахры», – дип язган ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә һәм самурай кылычы кебек бөгелеп үскән, күршем әйтмешли, «апаруууук» кына олы кыяр тотып фотога төшкән.

Халык шаккаткан! Кем кыярына, кем Салаватның үзенә…

«Без 35нче сезонны көтәбез. Ә Салават, эсседә күзләрен тондырып, кыяр үстерә. Маладис, булдыргансың»; «Булганнан бар да була, кыяры да кыяры Салаватның!» — дигән кемдер.

Кайберәүләр шунда ук кыярның сорты турында фикер алышып киткән:
«Зозуля», «Апрельский», «Июньский» сортлы кыярларның, вакытында жыймасаң, шулай «башлары китә», «Вак сорт утыртырга иде… 12-17 сантиметрлыны».

Киңәш бирүче дә бар:
«Үзеңнеке китә күрмәсен инде, Салават, тиз генә футболкаңны киеп куй».

Салават Фәтхетдинов дигән исемең булса, кисәң дә, салсаң да ярый инде…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2023-07-13/salavatta-kyyarlarny-bashy-kit-3337893

Бәйле