«Бар дөньямны үзгәртте»: маллар карау, сыер саву, көтү озату, терлек асларын чистарту

Шушы көннәрдә Чирмешән блогеры Равил Закиров үзенчәлекле тур уздырды. Теләге булганнар ике көнгә юллама алып, Равил Закировларга, Чирмешән районының Иске Кади авылына юл тотты. 15 меңгә төшкән ике көнлек тур эченә – кунак булу, авыл белән танышу, Закировларга хуҗалык эшләрендә ярдәм итү кергән иде.

еспубликаның төрле район-шәһәрләреннән килгән 10 кыз Равилнең әнисе Динә апага маллар карашу, сыер саву, сөт тапшыру, көтү каршылау, көтү озату, терлек асларын чистартуда булышты. Ашарга да пешерделәр. Яшелчә бакчасында да мәш килделәр. Кыскасы, шәһәрдән кайтып авыл тормышы белән яшәп карадылар. Алар арасында Балык Бистәсенең Күгәрчен авылы кызы, Казанда яшәүче Ләйсән Сабитова да бар иде. Интернетта аны күпләр блогер Жамали дип белә.

– Ике көнгә Чирмешәнгә барып кайту, бар дөньямны үзгәртте. Күңелем күтәрелеп китте. Равил Закировларга барып, мин кешелеклелек, туган җанлылык, бер-береңә җылы мөнәсәбәт кебек сыйфатларны күреп шаккаттым. Хәзерге заманда туган туганның хәлен белми. Ә монда бөтенләй чит кешеләр синең өчен чын-чынлап нишләргә белмичә тора. Равилнең әнисенә сокландым. Бик тә олы җанлы Динә апа. Тәмле ризыклар белән дә сыйлады, мунчасын ягып торды. Рәхәтләнеп җаным ял итте, – ди Ләйсән. – Үзем дә вакытым булган саен авылга әнием янына кайтам. Эштән куркып торганым юк. Сыерын да сауган кеше, малын да караганым булды. Авыл күргәнем бар диясем килә. Тик Равилләрдә бөтенләй башкача мохит иде. Күңелле ял итәргә тырыштык. Авыл клубына да бардык. Анда чыгыш ясадык, дискәтүк тә үткәрдек. Оештырырга гына кирәк. Үзебездә дә рәхәтләнеп күңел ачарга була икән бит. Равилгә исә, бу туры өчен рәхмәт әйтәсем килә. Әнисенә озын гомер телим. Гел шундый ачык күңелле булып калсыннар.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/117501/

Бәйле