Хатынын балконнан ташлаган

35 яшьлек ир ни кылганын аңлады микән?

28 апрельдә күпфатирлы йортның дүртенче катыннан 34 яшьлек хатын егылып төшә. Аны ашыгыч рәвештә дәваханәгә салалар.

Озак вакыт ул аңсыз хәлдә була, ләкин соңыннан уяна һәм ире аны көнләшү аркасында өйдә бикләп куйганын сөйли. Ул аны кыйнаган, буарга маташкан, хатын балконга чыгып ярдәм сорап кычкырырга теләгән. Шуннан соң ир-ат аны этеп төшергән.

Җинаять эше судка җибәрелгән.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-07-13/hatynyn-balkonnan-tashlagan-3338278

Бәйле