Банклар мошенникларга күчерелгән акчаны кире кайтара башлаячак

Россия банклары мошенникларның алдавына корылган финанс операцияләрен туктатып, күчерелгән акчаны клиентларга кире кайтара башлаячак. Бу хакта Дәүләт Думасының телеграм-каналында хәбәр ителгән.

“Илкүләм түләү системасы турында” законга төзәмәләр кертүне күздә тоткан проект эшләнгән икән. Документ парламентның түбәнге палатасында өченче укылышта каралган. Аның нигезендә Россиядә мошенниклар исемнәре урын алган махсус база булдырылып, ул даими рәвештә тулыландырылачак. Кирәк булганда, банклар аннан файдаланачак.
Финанс операциясе акча күчерелгәнче үк мошенникларның эше түгелме-юкмы икәнен – клиентның акча күчерүгә ризалык бирү-бирмәвен, ризалыкның алдау юлы белән алыну-алынмавын тикшерәчәк. Шул ук вакытта тикшерүне ике як – акча күчерүченең һәм алучының кредит оешмасы хәл итәчәк.
“Банк финанс операциясендә мошенникларның кулы уйнавы турында базадан мәгълүмат алып та, акчаны барыбер күчерә икән, бу акчаны тулы күләмендә кире кайтарырга тиеш булачак. Моңа клиент гариза тапшырганнан соң – 30 көн, ә инде акчаны чит илгә күчергәндә – 60 көн вакыт бирелә”, – дип аңлатылган Думада.
Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Вячеслав Володин билгеләп үткәнчә, мошенниклар бигрәк тә өлкәннәрне интектерә. “Мөлкәтен сатып, кредитлар алып, җинаятьчеләргә тиенләп җыйган соңгы байлыкларын биреп җибәрү очраклары бар. Бу хәлгә нокта куярга кирәк”, — дип басым ясап әйткән ул.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/117544/

Бәйле