Танышын балта белән чабып үтергән Актаныш кешесенә карата җинаять эше ачканнар

Татарстанда кеше үтерү турында җинаять эше кузгатылган. Гаепләнүче – Актаныш районында яшәүче 33 яшьлек ир-ат, дип хәбәр иттеләр Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәтендә.

Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, фаҗига 9 июльдә Актаныш авылында Тынычлык проспектындагы йортта була. Анда ике ир-ат арасында бәхәс чыккан һәм аларның берсе икенчесен алты мәртәбә балта белән чапкан. Зыян күрүче вафат булган.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/117548/

Бәйле