Еламаска тырышмагыз!

Кайберәүләр суган тураганда еламаска тырышып, төрле әмәлләр уйлап чыгара. Юкка. Суган тураганда рәхәтләнеп еларга кирәк икән. Ни өченме? Хәзер беләбез!  

Галимнәр суган тураганда елауның сәламәтлек өчен файдалы булуын исбатлаган.

Суган тураганда бу яшелчәнең күзәнәкләренең бөтенлеге бозыла. Нәтиҗәдә, махсус газ барлыкка китерә. Бу ачы газ безнең күз яшьләребезнең сәбәбе дә.
Суганда В витамины күп, аның кытлыгы сәбәпле күзләрдә кызыллык барлыкка килергә мөмкин. Суган эчендәге тагын бер витамин – С. Ул көчле антиоксидант һәм күзләрендә ялкынсынуны киметә. Ул шулай ук катаракта барлыкка килү ихтималын да киметә.

Суган — күкертле кушылманың бай чыганагы. Шуңа ул еларга мәҗбүр итә, ләкин күзләрне чистарта. Суганда аксымга бай глутатион күзләр өчен бик яхшы антиоксидант булып тора. Ул аларның сәламәтлеген яхшырта һәм глаукома, катаракта һәм сары тап дегенерациясе кебек авырулардан саклый.

Суганның “күзгә керүе” күзне ныграк ясый, күрү сәләтен яхшырта. Суган шулай ук күз ялкынсынуыннан беренче чара.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2023-07-14/elamaska-tyryshmagyz-3340204

Бәйле