Балаларын ачка интектергән

Бичара сабыйларны әниләре ач килеш йортта бикләп калдыра торган булган. 

Башкортстанда суд карары белән Дәүләкән районында яшәүче хатын-кызны өч балигъ булмаган баласына карата ана хокукыннан мәхрүм иттеләр. Аларны тоту өчен алимент  түләттереләчәк.

Хатынның әхлаксыз тормыш рәвеше алып баруы ачыкланган: наркотиклар куллана, моның өчен хөкем дә ителгән. Ана бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен берничә тапкыр административ җаваплылыкка тарттырылган. Ул балигъ булмаган сабыйларын үзләрен генә ризыксыз калдырган, аларның берсе — балачактан инвалид.

Хәзер балалар әтиләренең гаиләләренә тапшырылган.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-07-13/balalaryn-achka-intekterg-n-3338762

Бәйле