Дүрт яшьлек Сәет ике китап чыгарган

Дөнья рекордына ирешү җиңел эш түгел. Ике рекордка ирешү тагын да катлаулырак. Әгәр дә рекордчыга биш яшь тә тулмаган булса, бу бигрәк тә гаҗәеп тоела. Әмма нәкъ менә шундый искиткеч вакыйга (хәтта ике) Бер­ләшкән Гарәп Әмирлек­ләрендә яшәүче Сәет Рәшит Әлмхәйри тормышында була.

Берникадәр вакыт элек малай “Фил Сәет һәм Аю” китабын язган һәм бастырган, бу вакытта аңа 4 яшь һәм 218 көн булган. Ә 20 көннән соң Сәет бу хикәянең дәвамын яза, “Минем чын дустым” дигән икенче китабын бастыра. Димәк, ул 4 яшь һәм 238 көнлек чагында берьюлы ике китап авторы була, бу вакыйга Гиннессның рекордлар китабы вәкилләренең игътибарыннан читтә калмаган.
Кагыйдәләр буенча, яшь авторның, ким дигәндә, 1000 китабы сатылырга тиеш булган һәм бу китап ярминкәсендә эшләнгән. Ике китап та балалар өчен әдәбият бастыручы “Rainbow Chimney Educational Aids” нәшрияты ярдәмендә дөнья күргән.

Сәетнең китапларында дуслашкан һәм бер-берсенә ярдәм иткән фил белән ак аюның очрашуы турында бәян ителә. Кечкенә язучы үзе аның хикәяләре балаларны игелекле булырга өйрәтергә тиеш, дип ышана. Ә яшь талантның ата-анасы уллары белән горурланып кына калмый, Сәетнең үрнәге башка амбицияле балалар өчен дә бик файдалы дип саный – ул кечкенә яшьтә дә күп нәрсәгә ирешеп булганлыгын раслый.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2023-07-10/d-rt-yashlek-s-et-ike-kitap-chygargan-3333390

Бәйле