“Әниләр клубы”нда балага тәрбия турында сөйләшкәндә катнашучылар күз яшьләрен тыеп тора алмаган [фотолар]

-- Лейла

13 июль Казанның Муллин йортында “Әниләр клубының” чираттагы очрашуы уздырылды. Проектның авторы — журналист, остаз, ике бала әнисе — Динара Әхмәт һәм аның белән берлектә оештыручы – мөгәллимә, җырлар һәм дини эчтәлектәге шигырьләр авторы, өч бала әнисе — Ландыш Фазыл.

Чара хәзерге заманда балаларга милли тәрбия бирү темасына багышланган иде.

Очрашу сәүдәгәр Муллин йортына экскурсия ясаудан башланып китте, эскурсовод – Гөлназ музей тарихы һәм андагы экспонатлар турында бик матур итеп саф татар телендә сөйләде.

Муллин йорты тыштан карап торышка бик җыйнак кына йорт булып күренсә дә, эченә кергәч, исең китәрлек, бүлмәдән бүлмәгә күчеп йөрисең, бик бай эчтәлекле. Шунсын да әйтеп үтәргә кирәк, музей – интерактив, монда бар әйберне тотып карарга ярый, хәтта, милли костюмнарны киеп карау мөмкинлеге дә бар. Әле икенче катында балалар өчен чаралар, өчпочмак һәм чәк-чәк пешерү буенча мастер-класслар да оештырыла икән.

Әлеге очрашуның нәкъ менә сәүдәгәр Муллин йортында оештырылуы очраклы түгел, чөнки чараны оештыручыларның берсе — Ландыш Фазылның “Бәхет кошым” җыры Мәрҗәни мәчете уздырган “Яңа бишек җыры” конкурсында гран-прига лаек булган әлеге җырның клибы биредә төшерелгән.

Клипның төп геройлары – Чаллы театры артисты, алып баручы — Дилүзә Мисбахова һәм аның тормыш иптәше Линар Мисбахов та чарада спикер буларак катнашты.

Чарага «Күчтәнәч» тапшыруының алып баручысы, Дәү әни — Әлфинур апа Хисами да килде, ул килгән кунакларга бала тәрбияләүгә кагылышлы киңәшләре, серләре белән уртаклашты, гаиләсендә балалары кечкенә чакта булган күңелле вакыйгаларын сөйләп үтте.

“Татар халкы элек-электән аерылып торган, нинди затлы халык бит. Шушы милләттән, милләтнең әгъзасы булуым белән бик горурланам. Балаларны яратыгыз, алар белән якынаегыз, баланың күңеленә изгелек орлыклары салу – билгеле, әти-әнинең өлеше. Үзебезнең өебездә татарча сөйләшик, тел булса, бара дөнья” – диде Дәү әни.

Очрашуда тагын бер гаҗәеп гаилә — Аксубай районы Түбән Татар Майна урта мәктәбе директоры, имамы Рәфик Насыйров һәм аның хәләле –балалар бакчасы хезмәткәре — Гөлүсә ханым катнашты.

Әлеге гаилә 4 кыз һәм балалар йортыннан алган бер егет тәрбияли. Гөлүсә ханым балалар йортына бала алырга баргач кичергән хис-кичерешләре, күргәннәре хакында сөйләгәндә җыелган кунакларның берсе дә битараф кала алмады, тыела алмыйча күз яшьләрен сөртте… Гөлүсә ханымның үзе язган һәм башкарган бишек җырына төшерелгән клипны да күрү бәхете насыйп булды.

“Сез үзара татарча сөйләшегез, авырсынмагыз! Кушымчалар дөрес әйтелмәсә дә, дөрес сүз кулланмасагыз да без гаепләмибез, сөйләшегез, тырышыгыз” – дип, Рәфик Насыйров килгән кунакларны татарча сөйләшергә өндәде.

Психолог, Диния Назәрәте остазы – Гөлназ Галиева әти-әниләргә хәзерге заманда ничек бала белән аралашырга,якынаерга кирәклеген аңлатты, фәнни психология күзлегеннән чыгып, киңәшләрен җиткерде.

Очрашу бик бай эчтәлекле оештырылган, соңыннан кичә чәй өстәле артында җылы әңгәмә рәвешендә дәвам итте. Киләчәктә мондый проектлар озын гомерле һәм күп булсын, оештыручыларга зур рәхмәт, кызларга “Афәрин!”

Киләсе очрашу 22 июль Казанның Горький паркында ачык һавада планлаштырыла, тулырак мәгълүмат соңыннан хәбәр ителәчәк.

Бәйле