Кырым күперенә керү юлында күп километрлы бөке барлыкка килгән

Кырым күперенә кергән өлештә күп километрлы бөке барлыкка килгән.

«Яндекс.карта» сервисы мәгълүматларына караганда, Тамани районында А-290 трассасында берничә километр озынлыктагы бөке барлыкка килгән. Шул ук вакытта, сервис белгечләре, Кырым күпереннән Темрюк ягына кире юнәлештә дә хәрәкәт авыр дип билгели.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Кырым башлыгы Сергей Аксенов Кырым күперенең 145 нче терәк районында булган гадәттән тыш хәл турында хәбәр иткән иде. Ул җирле халыкка һәм ярымутрау кунакларына Кырым күпере аша сәяхәт итүдән тыелырга чакыра.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/117777/

Бәйле