Сигез ел чит кеше исеме белән яшәгән

Җитмәсә, миллионнан артык бурыч җыйган.

Күгәрчен районара суды республиканың 69 яшьлек кешесенә карата «мошенниклык» мәддәсе буенча хөкем чыгарган.

2015 елда ир-ат даими яшәү өчен Зианчура районына күченгән һәм үлгән танышының шәхси мәгълүматларын үзенә алган. Чит исем астында ул сигез ел яши һәм күп кенә авылдашлары белән яхшы мөнәсәбәт урнаштыра.

2022 елның маеннан 2023 елның февраленә кадәр гаепләнүче сигез гражданнан 1,2 млн сумнан артык акчаны бурычка алган. Шул ук вакытта фигурантның акчаны кире кайтару мөмкинлеге булмаган.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таный. Суд аңа 2 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 4 ел җәза билгели һәм китерелгән зыян суммасын түләтә.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-07-17/sigez-el-chit-keshe-iseme-bel-n-yash-g-n-3343305

Бәйле