Аның кыенлыкларга түзеп яшәгән хатын булуы әллә каян – үз-үзен тотышыннан, кыяфәтеннән үк күренеп тора. Ул аз гына кыштырдаган тавышка да сискәнеп китә, җилкәләрен куыра төшеп, як-ягына карангалап ала. Йөзенә чыккан курку галәмәте аны инде беркайчан ташламас кебек.
– Сөйләсәң дә юк, сөйләмәсәң дә, – ди ул ишетелер-ишетелмәс. – Хәзер берни дә төзәтеп булмый инде. Тик ул шундук килүебез сәбәбе үзе булуын исенә төшерә дә пышылдауга ук күчеп сөйли башлый. Гаҗәпләнеп тә, әрнеп тә аны тыңлыйбыз. Һич онытылмас мизгелләр бу. Түзсә дә түзә икән хатын-кыз… Ике сүзнең берендә ул: «Үзем гаепле, кияүгә чыкканчы, башта сыныйсы икән ирне…» – дип куя. Өйләнешүләре дә бик тиз булган шул аларның. Әллә: «Бай егет, рәхәттә генә яшәрсең», – дип, бертуктаусыз үгетләп торган әнисенең сүзләре шулай тәэсир иткәнме, әллә сизелми дә узып барган гомеренең гаилә кору, балалар үстерү өчен нәкъ вакыты булуы исенә төшкәнме, кыз егет белән танышуына өч ай дигәндә, кияүгә чыгарга риза була.
Ике катлы зур йортка килеп утырган кыз беренче көннәрдә үзен бик бәхетле хис итә. Кая эшкә урнашыйм, дип баш ватасы да юк. Иренең – үз бизнесы. Ул аны үзе янына эшкә урнаштыра. Шома, әйбәт барган тормыш бер мизгелдә чәлпәрәмә килә. «Рәхәт дигәнем бик тиз михнәткә әверелде. Хатын-кызны мәсхәрәли торган кеше булып чыкты ул, – дип дәвам итә сүзен золым корбанына әверелгән ханым. – Юк кына нәрсә өчен дә сугып җибәрү, кыйнау аның өчен берни тормый. Беренче мәртәбә кыйнаганы бер дә хәтердән чыкмый. Авырып йөргән чагым иде».
Уллары тугач, «Кемнән таптың?» – дип бәйләнүләре, икенче балага йөкле вакытта ничек итеп җәберләүләре, шуннан соң баласы төшүе, эштән аз гына соңарып кайтса да, өйдә зур тавыш чыгуы, сугарга җай гына эзләп йөрүләре… «Барысы да күз алдында, берсе дә онытылмый», – дип өзгәләнә хәзер үзен тоткында кебек хис иткән хатын. Ул ничә мәртәбә аерылырга азапланып караган. Шулай дия башласа, ире аны: «Китсәң, үтерәм, баланы сиңа бирмим», – ише сүзләр белән куркыткан. Әнисе дә: «Аерылмыйсың, бездә синнән башка да тыгын», – дип кисәтеп торган. Иң якыннары да аннан йөз чөергәч, кая барсын, кемгә барып баш төртсен ул? Утырасың инде әнә шулай, күрәчәгем дип. Ә залим ирнең яман гадәте һаман артыннан калмый йөри. Бичара хатынның: «Мәсхәрәли дә урынымнан типкәләп төшерә. Хурланам, елыйм, рәнҗим…» – дигәннәре һаман да колак төбендә җан авазы булып яңгырап тора. Әйе, үзе әйтмешли, күрмәгәне калмаган, барысы да башыннан кичкән аның. Тик менә шул каргышлы, зәхмәтле тормыштан ничек чыгарга икәнен генә белми. Бу хәлләрдән котылу юлын табу өчен безгә – газета-журнал хезмәткәрләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән ханым шул чагында: «Юкка гына сезне борчыдым. Шикаять белән беркая бармыйм. Мин инде күнектем», – дип хәйран калдырган иде.
Залим ир кармагына эләккән хатын-кызның кайсы әнә шулай бер кирәкмәскә, адәм мәсхәрәсенә калып түзә, ә кайсы… Ә кайсы проблеманы һич көтелмәгәндә, ахырының ни белән бетәсен уйламыйча, язмышына кара мөһер сугып тәмамлый. Болай дигәндә, бөтен республика халкын дәррәү кузгаткан бер вакыйга искә төшә. Шыбырдап яңгыр койган көзге салкын көннәрнең берсендә республика читендә урнашкан төбәкләрнең берсенә барып чыгып, авыл халкын кыл өстендә тотарга мәҗбүр иткән хәлләргә сәбәпче булучыны урам буйлап эзләп йөргәндә, каршыбызга килеп чыккан бер агай: «Теге ирен үтергән хатынны сорыйсызмы?» – дип, безне телсез калдырган иде. Чөнки ни өчен шундый фаҗига килеп чыгуын ул хәсрәтле йортның капкасына үрелгәнче үк якынча белә идек инде без. Гомер буе изелеп, кыйналып, кимсетелеп яшәгән бәхетсез хатынның, күп бала анасының соңгы чиккә барып җитәргә этәргән куркыныч адымын кем ничек бәяләгәндер, тик без аны гаепләргә ашыкмадык. Чандыр гәүдәле, мөлаем ханымны күрүгә: «Нигә, ни өчен?» – дип кенә әйтә алдык.
Нигә, ни өченме?! Түзә алмаган ул эчкече иренең кул уйнатуларына, сабырлыгы төкәнгән. Эчеп егылгач, китереп суккан да үзе сарайга чыгып асылынган. Ярый әле коткарып калганнар. Үзе дә үләсе булган югыйсә.
Үз-үземә кайта-кайта бер үк сорауны куям: гаять четерекле мондый хәлләрдән ничекләр чыгарга соң? Моның ише тетрәндергеч күренешләр бик еш кабатланып тора бит. Илебездә һәр сәгать саен димәсәң, ире тарафыннан бер хатын-кыз үлә. Рәсми мәгълүматларга караганда, кыйнау-җәберләүгә бәйле булган барлык җинаятьләрнең яртысыннан күбрәге өйдә кылына. Әйе, ничек чыгарга бу хәлдән? Әлеге проблеманы дәүләт дәрәҗәсенә күтәреп хәл итәргә кирәклеге көн кебек ачык. Ир белән хатын арасына, гаилә мөнәсәбәтләренә тыкшынмау, башкача әйткәндә, кирәкмәгән әдәплелек, ә бәлкем, гафу ителмәслек битарафлык күрсәтүебез нәтиҗәсендә әнә нинди хәлләргә юлыга асыл затларыбыз?!
…Бервакыт шулай эштән кайтып барам. Күзем подъезд төбендә басып торган бер кызга төште. Бала гына әле үзе. Каршысында гайрәт чәчеп басып торган озын буйлы егет аны иңбашыннан эләктереп алган да селкетепме-селкетә. Кызның ым кагып ризалашуын күргәч кенә, ул бераз тынычлана төште. Иелеп, колагына нидер пышылдады да кырт борылып китеп барды. Тегесе эскәмиягә килеп утырды, битараф карашын билгесезлеккә төбәп, тын калды.
– Нәрсәгә җилтерәтә ул сине? – дип, уеннан бүлде кызны бу тамашаны күреп торган әби. – Йөрмә син аның белән, бер дә әйбәт малай түгел ул. Карчыкка кызы да, аның егете дә таныш иде, күрәсең.
– Йөрмим, башка очрашмыйк, дигән идем, куркыта, яный. – Кыз елап җибәрде.
– Елама, балам, елама, кайт та әти-әниеңә әйт. Ялгыз түгелсеңдер ич. Якларлар әле.
– Ялгыз шул менә, – диде кыз, кинәт елавыннан туктап. – Әти дә, әни дә юк минем. Укытучыларыма да әйтә алмыйм. Мине беркем якламый.
Күңелдән бер дә китми торган хатирәләр була. Мондыйлары әледән-әле искә төшеп, йөрәкне айкап куя. Нигә искә төшәме? Ә чөнки без көчле дип санаган, терәк ул, таяныч ул, дип мактаган ирләребез еш кына кая куярга белмәгән гайрәтләрен әнә шулай чәчә, явызлыгын әнә шулай хатынын кыйнап-җәберләп чыгара. Буйсындыра үзенчә, «бәйдә» тота… Ә иң кызганычы, хәтта хәтәре дип әйтер идем, ул залимнар якыннарына кылган җинаять өчен җәзага тартылмаячакларын белә. Чөнки бездә законнар шундый.
…Кайберәүләр гаиләдәге җәбер-золымны конфликт белән бутыйлар. Шуңа да аңа тыкшынырга кирәкми дип саныйлар. Конфликт аша ир белән хатын бергә яшәүнең тагы да отышлырак, яхшырак юлларын таба. Ә җәбер-золым ул – иң авырлардан саналган җинаять эше. Монысы инде хатын кыйнаудан тәм табучылар колагына…
чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/117804/