Әти-әнисенең үлемен кичергән кыз кайгыдан хәтерен югалткан

Кичә Кырым күпере шартлап, зыян күргән кыз үзенең һәлак булган әти-әнисенең исемнәрен хәтерләми.

Бала шартлаудан соң нәрсә булганын аңламаган, үлгән әти-әнисе өстендә яткан. Аннан соң кыз, әнисе исән дип, аны коткарырга тырышкан.

Табиблар аны ашыгыч ярдәм машинасына утыртып, әти-әнисе башка машинада дип ышандырган. Хастаханәгә китергәндә үсмердә амнезия була. Аннан соң ул йокыга китә. Янәшәсендә аны караучы апасының ире була.

Ятим калган 14 яшьлек кызның тәне җәрәхәтләнгән, борыны сынган, баш мие селкенгән.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/117893/

Бәйле