Ялга барган Татарстан кызы машина астында калып һәлак булган

Алтайда Nissan X-Trail машинасын йөртүче Татарстаннан килгән 26 яшьлек кызны таптаткан. Бу хакта Алтай Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Фаҗига 15 июльдә Улаган районы Акташ авылы янында урнашкан «Боро-тал» үзәнлегендә булган. Машина йөртүче тау битендә туктаган. Ул автомобиль тәгәрәп төшмәсен өчен кирәкле чараларны үти һәм салоннан чыга. Әмма, моңа карамастан, внедорожник түбәнгә тәгәри башлый.

Бу вакытта салонда Татарстаннан 26 яшьлек кыз була. Ул машинадан чыгарга тырышкан, ләкин барып чыкмаган – кыз алгы сул тәгәрмәч астына егылып төшкән. Ул ашыгыч ярдәм машинасында вафат булган.

Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә, дип билгеләп үттеләр ведомствода.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/117900/

Бәйле