Һава температурасы 50 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин

Европаның көньяк илләрендә һава температурасы, Сахарада “җылылык шартлау” сәбәпле, рекордлы күрсәткечкә: +50 градуска җитәргә мөмкин. Бу хакта Bloomberg метеохезмәтләр мәгълүматларына таянып яза.

Бүгенге температура рекорды: +48 градус моннан ике ел элегрәк Сицилиядә теркәлгән. Белгечләр әйтүенчә, Төньяк Африкадан яңа эссе дулкын (үлгәннәрнең рухларын җир асты патшалыгына илтүче мифологик образ хөрмәтенә Харон дип атаганнар) бу рекордны яңартырга мөмкин.

Афина, Рим һәм Мадрид шәһәрләрендә гадәттән тыш эссе һава саклана. Көньяк Европа илләре хакимиятләре янгын ихтималы турында кисәтә башлаган. Шулай ук Үзәк Европада да бик нык эсселәнәчәк. Германия хакимиятендә утыручылар кисәткәнчә, һава температурасы +38 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.
Моңа кадәр басма язганча, июнь Европада бөтен күзәтүләр тарихында иң эссе айга әйләнгән.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/117918/

Бәйле