Без бозга чыгачакбыз әле!

Татьяна Навка Костомаров белән очрашуы турында социаль челтәрләрдә язган.

2006 елда Туринда узган Олимпия уеннары чемпионы, фигуралы шуу остасы Татьяна Навка бозда бию буенча элекке партнеры Роман Костомаров белән очрашкан. Спортчы яңадан бергә бозга чыгачакларына ышаныч белдерә.

«Ниһаять, Рома белән күптән көтелгән очрашу булды. Аларны Оксана (Домнина, Костомаровның хатыны) белән безнең өебездә күрүемә бик шатландым. Шундый җылы һәм күңелле очрашу булды ул. Утырдык, сөйләштек, искә төшердек, көлдек. Рома, синең рухи көчеңә, характерыңа, шулай ук Оксананың сиңа карата искиткеч тугрылыгына һәм ышанычына сокланудан арымыйм. Синең барлык җанатарларың, минем кебек үк, әле безнең икебезнең бозда биергә чыгуыбызга ышануларына иманым камил», — дип язган Навка Телеграм-каналында.

Элек язуыбызча, бозда бию буенча Олимпия чемпионы Роман Костомаров 10 гыйнварда ике яклы пневмония белән дәваханәгә эләккән иде. Февраль башында үсеш алган гангрена фонында спортчы ике аягының да табаннарын, бер кул чугын һәм икенче кулының бармакларын югалтты. Соңрак фигуристта сепсис саклануы һәм баш мие гематомасы күзәтелүе билгеле булды. Шулай ук Костомаров ике инсульт кичерде. Нәтиҗәдә, аның аякларына протезлар куелды.

26 июньдә Костомаровның сәламәтлеге буенча немец табиблары үткәргән консультация турында билгеле булды. 6 июльдә 46 яшьлек спортчыны дәваханәдән чыгардылар.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/sport/2023-07-18/bez-bozga-chygachakbyz-le-3344538

Бәйле