Әни кирәк!
Җырчы Зәйнәп Фәрхетдинова социаль челтәрдә матур фотоларын, җырларын гына түгел, үзенең уйлануларын да куеп бара. Гомер узу белән, уйлар күбрәк була бара шул…
«Сагынам. Әнине бик сагынам.
Улларым зур. Күптән үзем әни. Барыбер бүген дә әни җитми күңелгә. Киңәшләшәсе килә. Бер җылы сүзен, нинди дә булса сүзен. Мактау булмасын, хурласын, я булмаса сүксен. Барыбер сүзен ишетәсе килә.
Җылы кулларыннан тотасы һәм бер карашын күрәсем килә. Әлбәттә инде, барыбер да шунысы куанычлы – әле ярый үземнең туган илемдә яшим. Сагынган, моңсуланган вакытларымда авылыма кайтып, каберендә була алам, нигезне күрә алам, аның туган авылына барып киләм. Менә шулай гына булса да исәнләшеп, күңелләрем тынычланып куя. Әниемнең бу тормышта көчле дә, изге күңелле дә кеше булып яшәгәне үземдә кабат тормышка өмет-ышаныч табарга, яшәргә дәрт уята. Әнинең бер көн дә күңелдән чыкканы юк. Бик сагынам…» – дип хисләре белән уртаклаша җырчы.
Чыннан да, ярый әле туган җирдә яшибез икән бит…
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-07-19/kurchakly-kyzga-da-s-hn-d-ge-yoldyzga-da-3346058

