Гүзәлне маймылга охшатучы үз акылындамы?

Ә бит аның кем булуын чамалаганнар да инде!

Халык алдында танылу алган җырчыларның социаль челтәрләре урман кебек шаулап тора. Ул урманда ни генә юк! Хуш исле чәчәкләре дә, агулы бүре җиләкләре дә, кәкре бармаклы куаклары, төз сынлы наратлары, көләч каеннары… Албасты, Шүрәлеләре дә инде әлбәттә, аларсыз нинди «урман»?!

Илсөянең Саимә апасы гына ни тора! Менә хейтер дисәң дә хейтер инде. Ул кадәр начар сүзләрне каян өйрәнгән дә, аларны язарга сантый чаялыкны каян ала диген син аны?!

Әәә, сүз башы бит — Шүрәле! Азамат дустым, хейтер инглизчә «hate» сүзеннән алынган, яме, ул татарча «нәфрәт» мәгънәсендә. Бу «хайт-майт» бәндәләр интернетта берәр кешегә, яисә кешеләр төркеменә нәфрәтен белдергән язмалар калдыра. Шуннан тәм таба.

Шушы көннәрдә ире, дүрт баласы белән Төркиядә менә дигән итеп ял итеп йөргән чип-чибәр Гүзәл Уразовага берәү «Сез маймылга охшагансыз!» — дип язган.

«Мине маймыл дип язучының бер психолог апа директка портретын ясап җибәргән, — ди бу хакта Гүзәл. — Ничек итеп, нәрсә язуыннан һәркемне ниндирәк кеше икәнен белеп була икән. Мин, дөрестән әйткәндә, бу кеше хатын-кыз дип уйлаган идем. «Мужик бу, Гүзәл, точно», — ди! — Хатыны белән кәнагәть түгел… Сине гел күзәтә, сиңа гашыйк булган, синең турында хыяллана. Ләкин аның хыялы берничек тә чынга ашмасын белеп нервлана,шуңа ачуы килеп язган», — ди.
Мин моңарчы куйган фотодан һәм аның язган сүзләрен урнаштырганнан соң башка язмас дип уйлаган идем .. Юк тагын язган» ди бу хакта Гүзәл

Җырчыбыз аның үзенә: «Крокодилга булмагач, мин бик шат!» — дип җавап биргән.

Шәп әйткәнме? Сез булсагыз, ни язар идегез? Ә башка җырчылар ничек җавап бирер иде икән?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-07-15/g-z-lne-maymylga-ohshatuchy-z-akylyndamy-3341443

Бәйле