Россиядә 1 августтан пенсияләр арта

Икьтисадчы әйтүенчә, август аенда эшләүче пенсионерларның акчасы артачак.


Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты доценты Людмила Иванова-Швец 1 августтан кемнәрнең пенсиясе артачагы турында сөйләп үткән.

Аның әйтүенчә, пенсия өч пенсия баллы бәясенә артырга мөмкин. Шул ук вакытта баллар саны Социаль фондка түләнгән акчага, ә балл бәясе – пенсия рәсмиләштерү елына бәйле.

Икътисадчы искәртеп үткәнчә, бер пенсия баллы 123 сум тора. Димәк, иң күп өстәмә күләме аена 370 сум чамасы тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта өстәмә өчен бернинди дә гариза тапшырырга кирәкми. Пенсия автомат рәвештә артачак.

Моннан тыш, һәр айның 1нче числосыннан, алдагы айларда эштән китеп, эшләми башлаучыларга пенсияләре артып килә. Пенсия күләме моңарчы күпмегә арткан булса, шул күләмдә индексацияләнә. Шулай ук алдагы айда 80 яше тулганнарның пенсиясе арта. Алар пенсиянең үзгәрми торган өлешен (7567 сум) ике тапкыр артыграк күләмдә ала башлаячак.

Иванова-Швец басым ясап әйткәнчә, пенсияне яңадан исәпләтү өчен Социаль фондка барып йөрергә кирәкми – бу эш автомат рәвештә башкарыла.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/118023/

Бәйле