Вадим Захаров моңсулана: «Бөтен әйбер дә бар, әни генә юк..»

-- Лейла

Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров социаль челтәрләрендә авылда төшергән видеолары белән уртаклаша. Башта ул алмагачларны, аннан соң әниченең туган көненә алган агачны күрсәтә.

Вадим Захаров Питрау бәйрәмнәрендә чыгыш ясаганнан со бераз ял итергә дип туган авылы Пчеловодка кайткан. Җырчы социаль челтәрләрендә бакчада төшергән видеоларында җырчы алмагачлар янында йөри:

«Алмалар юк. Быел алма елы түгел. Берәү усеп утыра. Ә монысы туя — маманың 55 яшенә алып кайтып утырткан идек. Матур гына үсеп утыра. Бөтен әйбер дә бар, бөтен җир җитеш. Мама гына юк. Моңсу булып китте», ди ул.

Ватаным Татарстан

Бәйле