Вакытында өлгерәсе иде. «Улыбыз туганда сау-сәламәт иде, соңрак әллә нинди авырулары ачыкланды»

-- Лейла

Казанда яшәүче Айзирә Зиннәтуллинаның улы 5 яшьлек Риназга ярдәм кирәк. Сабый мәрхәмәтле кешеләр ярдәменә мохтаҗ. Айзирә өченче баласы белән декретта утыра. Иренең генә акчасын җиткерә алмыйлар.

– Улыбыз тугач, табиблар аны сау-сәламәт диде. Тик 8 ай тулганда, ул авырып китте. Тикшерелә башлагач, әллә нинди авырулары барлыгы ачыкланды. Риназның бер колагы начар ишетә, авыр сөйләшә, аяклары тыңлап бетермәгәч, начар йөри, – ди әнисе.

Риназ белән йөкле чакта Айзирә кибеттә эшләгән. Авыр да күтәрергә туры килгән, бер тапкыр сабыен югалта да язган. Хастаханәдә ятып чыккач, хәле яхшырган.

– Баламны тагын да кечкенәрәк чакта дәвалый башлыйсы калган икән, дим. Мин аның утырмавына, үрмәли алмавына игътибар иттем. Табибларга бардым. Алар исә бер дә начар сүз әйтмәде, борчылмаска кушты. Табибларга ышанып тынычландым. Тик улымның хәле тагын да начарланды. Бу юлы тикшерелгәч инде ДЦПның бер төрен ачыкладылар. Риназның нерв системасына зыян килгән. Берни әйтеп аңлата алмый, – ди Айзирә.

Айзирә Риназның ишетмәвенә дә бик борчыла. Күпме генә табибларга йөрсәләр дә, берәү дә әлегә кадәр төгәл диагноз куймаган. Шуңа колак аппараты да алмаганнар. Сабыйның аяклары да борчый, табаннарында кимчелекләр күп. Әкренләп алар кәкрәеп бара икән. Август ахырында аякларына операция ясатырга җыеналар.

– Быел олы балам укырга керә. Ул мәктәпкә барганчы, Риназга операция ясатырга җыенабыз. Бушлай ясала торганын озак көтәсе бар. Түләүлесе тизрәк була. Безгә вакытында баламның аякларын саклап калырга кирәк, – ди Айзирә. – Моңа кадәр туганнарым булышты. Инде алардан ярдәм сорарга да уңайсыз. Сез газетага язганнан соң, безгә бик күп кеше ярдәм итте. Ул чакта күпме анализлар тапшыра алдык. ЛФК үттек. Бар өметем – мәрхәмәтле кешеләрдә. Мөмкинлегем булса, кешедән акча да сорамас идем. Тик булмый… Улымны яшәтәсем килә, аның ныклап йөрүен телим. Калган авыруларын ничек тә җиңәр идек әле.

Гөлгенә ШИҺАПОВА, Ватаным Татарстан

Риназга булышырга теләүчеләр банк картасына акча сала ала. Саклык банкы картасы әнисе Айзирә Айдар кызы Зиннәтуллинаның 89655965191 телефон номерына беркетелгән.

Бәйле