Туган көнендә һәлак булган Булат турында: «Сине инде кайтарып булмый, иркәм»

-- Лейла

6 июльдә Башкортостанның Авыргазы районы Тугай авылында туган, махсус хәрби операциядә катнашкан Булат Йосыпов 32 яше тулган көнне һәлак булган. Бу хакта район хакимияте башлыгы Фәнзил Чыңгызов хәбәр итә.

«Булат безнең хәтердә Ватанның чын патриоты булып калачак, ул гомеренең соңгы мизгеленә кадәр хәрби антына тугры булып калды. Әти-әниләренең, якыннарының, авылдашларының кайгысын уртаклашам. Бу – бөтен Гафури районы өчен авыр югалту», – дип язган район башлыгы.Бу хакта «МК-Уфа» яза.

Ул, үлгәннән соң, Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

«Башка сыймый – ничек инде ул алай? Сине инде кайтарып булмый, иркәм, яратам сине, һәрвакыт истә тотармын, син – безнең героебыз. Тыныч йокла, туганым», – дип язган кыз туганы.

Социаль челтәрләрдә Булатның якыннарының кайгысын уртаклашып язучыларда шактый җыелган.

Ватаным Татарстан

Бәйле