Бармагы кер юу машинасына кысылып калган…

Бу хәл Башкортстанда, Күмертау шәһәрендә булган.

Коткаручыларга нинди хәлләр белән генә очрашырга туры килми. Кичә шундый гадәти булмаган хәл Күмертау шәһәрендә булган.

Кичә 1997 елда туган кызга ярдәм кирәк булды, аның бармагы кер юу машинасына кысылып калган, дип хәбәр итәләр Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәтендә.

Коткаручылар кер юу машинасының өске ягын җентекләп сүтеп, бу көтелмәгән хәлдән коты очкан кызның бармагын азат итәргә ярдәм иткәннәр.

Вакытында ярдәм килүе кызны зур бәладән коткарып калган.

чыганак:https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-07-21/barmagy-ker-yuu-mashinasyna-kysylyp-kalgan-3349370

Бәйле