Повестка буенча хәрби комиссариатка килмәүчеләргә штраф күләмен арттыруны тәкъдим итәләр

Депутатлар повестка буенча хәрби комиссариатка килмәүчеләргә штраф күләмен арттыруны тәкъдим итә. Дәүләт Думасының Шәһәр төзелеше һәм законнар чыгару комитеты хәрби хезмәткә чакыру турында законга төзәтмәләрне икенче укылышта кабул итүне хуплады.

Үзгәрешләр нигезендә, чакыру кәгазе алып та, хәрби комиссариатка нигезле сәбәпсез бармаучылар 50 мең сумга кадәр штрафка тартылачак. Хәзерге вакытта аның иң зур күләме 3 мең сум тәшкил итә.

Гаилә хәле, яшәү, эшләү урыны турында һәм башка шундый мәгълүматларны хәрби комиссариатка хәбәр итмәгән өчен – 20 мең сумга кадәр, медицина тикшерүе узудан баш тарткан өчен 25 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк. Моннан тыш, төзәтмәләр хәрби учетка куелырга тиешле кешеләр исемлеген военкоматка билгеләнгән вакытта тапшырмаган өчен җаваплылыкны көчәйтүне күздә тота.  Моның өчен вазыйфаи затларны – 40тан 50 мең сумга кадәр, юридик затларны 350дән 400 мең сумга кадәр штрафка тартачаклар.

Исегезгә төшерәбез: узган атнада хәрби комиссариат юлын таптарга теләмәүчеләрнең рульгә утыру хокукын чикләү турында Эчке эшләр министрлыгы боерыгы гамәлгә керде. Мондыйлар шулай ук «права» алу, аны алыштыру, машинаны теркәтү мөмкинлекләреннән мәхрүм ителә.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/118065/

Бәйле