Ир-ат эчәргә комачаулаган кечкенә кызны тәрәзәдән ыргыткан

Комсомольск-Амур шәһәрендә тикшерү комитеты өченче кат балконыннан кечкенә баланы ташлаган җирле кешегә карата җинаять эше кузгаткан. Аны балигъ булмаган кызны үтерүгә һөҗүм итүдә гаеплиләр.

Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, ана кеше балалары белән утырырга тиешле «няня» яллаган. Бала караучы сабыйны үзе белән алып, өченче каттагы күршесенә кунакка киткән. Анда эчәргә булганнар, һәм бер мәлдә бала елап җибәргән.

Шуннан соң шушы фатирда яшәүче ир-ат кызны тотып алып, балконнан ыргыткан. Кыз баланы хастаханәгә озатканнар. Ир-ат тоткарланган.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/118083/

Бәйле