Әнвәр Нургалиевның сеңлесе Диананың улларына әниләренең үлеме турында ничек әйткәннәр?

Әнвәр Нургалиев фаҗигадә гомере өзелгән туганы Диана Сәфәрованың әнисен һәм балаларын социаль челтәрдәге сәхифәсендә күрсәткәләп тора. Яңа төшерелгән видеода җырчы игезәк малайларны спорт мәктәбенә алып барган. Салман белән Сәет төрле күнегүләр ясый, үзләрен якларга өйрәнә.

«Безнең балаларыбыз – Салман белән Сәетнең тормышыннан бер мизгелне күрсәтергә булдым. Аиша лагерьда ял итә, шуңа күрә видеода юк. Малайлар үсеп китте, бер-берсен тулыландыралар, шуклар. Рәйсә апага алар белән җиңел түгел, әтиләренә рәхмәт, ул гел алар белән.

Әниләре турында беләләр, «ул күкләрдә, шуннан кояш белән җылылык нурлары җибәрә» дидек. Ә Аиша барысын да белә, олыларча фикер йөртә, әбисе белән дус кызлар кебек. Балалар өчен борчылып соравыгызга рәхмәт», – дип язган Әнвәр Нургалиев.

«Әниегез күкләрдә» дигән сүзләр бик күпләрне елаткан. Комментарий калдыручылар Әнвәр Нургалиевка һәм аның хатыны Ирина ханымга балаларны кайгыртулары өчен рәхмәт сүзләре язган.

Мәрхүмә Диананың әнисе дә кызының «подписчиклары»на һәм ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт сүзләре белдергән.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-07-21/niegez-k-kl-rd-3349256

Бәйле