Бәбәй килешә боларга

Алия Карачурина социаль челтәрләргә матур фото куеп, дусларын аптырашта калдырган.

Фотода Алия һәм Ришат бер баланы кулыннан җитәкләп бара.

– Безгә килешә бит, әйеме? – дип сораган Алия дусларыннан.

Фотога дуслары бик сокланган, сабыйны Алия белән Ришатның баласыдай кабул иткәннәр:

«Бик килешә. Шундый матур гаилә. Алия, бәби алып кайтуыгызны көтәбез. Әйдәгез, сөендерегез әле безне», «Балалар һәркемгә дә килешә», «Бик килешә. Аллаһы Тәгалә үзегезгә бирсен. Балалар табып, тигезлектә үстерергә язсын», «Ходаем, сау-сәламәт, миһербанлы балалар насыйп итсен, – дип язганнар.

Озак көтәсе калмагандыр шәт. Бирсен Ходай!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-07-20/b-b-y-kilesh-bolarga-3348993

Бәйле