Армиягә чакырылыш буенча 18дән 30 яшькә кадәр алачаклар

Армиягә чакыру яше турында закон проектында 18дән 30 га кадәр яшь аралыгы күздә тотылган. Дәүләт Думасының Оборона комитеты рәисе Андрей Картаполов шул хакта белдергән, дип яза ТАСС.

Комитет закон проектын икенче укылышта караганда тиешле төзәтмәне хуплаган. “Төп төзәтмә – армиягә чакыру яшенең иң югары чиген 30 яшь итеп билгеләү, ә иң түбән чиген 18 яшь итеп калдыру турында карар ителде”, – дигән ул.

Картаполов әйтүенчә, түбәнге чикне 18 яшь итеп калдыруның сәбәбе күп кенә егетләрнең нәкъ менә 18дә хезмәт итәргә теләвенә бәйле.

Шул ук вакытта Думаның Оборона комитеты башлыгы аныклап үткәнчә, армиягә чакыру яше турында яңа нормалар быелгы көзге чакырылышка кагылмый.

Исегезгә төшерәбез: башта закон проектында армиягә чакыру яшенең иң түбәнге чиген 21 яшькә җиткерү күздә тотылган иде.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/118090/

Бәйле