Татарстаннан махсус хәрби операция зонасына мобиль мунчалар һәм экскаваторлар җибәрелде

-- Лейла

 «Камаз» нигезендә ясалган мобиль мунчалар һәм экскаваторлар Украинада Россиянең махсус операция зонасында булган Татарстан батальоннарына һәм мобилизацияләнгәннәргә җибәрелде.

Хәрбиләргә чираттагы гуманитар йөкне Татарстан Хөкүмәте китерде. Элегрәк «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә 75 тоннага якын гуманитар йөк җибәргән иде.

Аерым алганда, әлеге шәһәрләргә дүрт зур йөк машиналарында беренчел кирәк-яраклар: азык-төлек, су, хуҗалык товарлары, төзелеш материаллары һәм башкалар китерелгән.

ТНВ

Бәйле