Асылъяр «Пластик операция ясатканың бармы?», дигән сорауга җавап бирде

-- Лейла

Эстрада турында сүз чыкса, матурылык индустриясенең булган барлык чараларыннан файдалану, пластик операцияләр ясату-ясатмавы турында фикер алышу һәрвакыт актуаль.

ТНВ каналында чыгучы «Сиңа миннән сәлам» тапшыруы алып баручысы Айгөл Хәйруллина Асылъярдан да матур булып калу серләрен белешкән.

«Асылъярга карап утырганда, мин аның барысы да табигый дип күрәм, тик шулай да ниндидер сере бардыр моның, мөгаен, матурлык индустриясеннән файдалана торгандыр, дип уйлыйм» , — диеп сораган алып баручы.

«Берсүзсез бар, хәтта маникюр ясатмыйм мин, чиста, пөхтә куллар миңа күбрәк ошый, беренчедән, уколлар ясатканым юк, һәм әлегә мин аны кирәксенмим. Икенчедән, мин алардан куркам! Өченчедән, миңа кирәкми дә ул, Алла сакласын», — дип җавап кайтарган җырчы.

— Иренең дә үзеңнекеме?

«Ирен үземнеке, матур итеп буялган гына. Мин күп төрле декоратив косметиканы бик теләп кулланам», — ди Асылъяр.

ТНВ

Бәйле