Әлмәттә 27 яшьлек Тимур Хисмәтуллинны соңгы юлга озаталар, ул 17 июльдә Краснодар краенда Азов диңгезе акваториясендә CУ-25 штурмовигы белән һәлакәткә очрый.
Исегезгә төшерәбез, фаҗига әзерлек очышы вакытында булды. Самолет бәрелүгә берничә секунд кала Тимур аннан чыгарга өлгерә. Пилотны яр буена алып киләләр, ләкин коткарып кала алмыйлар.
Россия Президенты Владимир Путин Указы белән Татарстанда туган Тимур, үлгәннән соң, Батырлык ордены белән бүләкләнә.