Кырым күперенә һөҗүм иткәндә исән калган 14 яшьлек кызга куркыныч диагноз куйганнар

Ангелина, җәрәхәтләреннән тыш, калкансыман бизендәге чирдән интегә.

Кырым күперенә һөҗүм иткәндә исән калган 14 яшьлек Ангелина Мәскәү хастаханәсендә теш казналыгы-бит хирургиясе бүлегендә дәвалана. Табиблар кызның калкансыман бизендә хәтәр чир табып, “аутоиммуный тиреоидит” дигән диагноз да куйганнар.

Организмның иммунитеты калкансыман бизне зарарлый, дигән сүз бу. Табиблар Ангелинага гормональ терапия билгеләгән. Кызның хәле – уртача, әмма тотрыклы. Аның баш мие җәрәхәтләнгән һәм селкенгән, борын сөяге сынган.

Ангелина әти-әнисенең һәлак булуы турында белми, еш кына әнисен чкыруларын һәм аңа телефонын бирүләрен сорый икән.
Исегзгә төшерәбез: Белгород өлкәсеннән Куликлар гаиләсе автомобиле 17 июль көнне иртәнге сәгать 4ләр тирәсендә Кырым күпере аша чыкканда шартлауга эләгеп, ир белән хатын һәлак булган, кызлары могҗиза белән исән калган иде.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/118278/

Бәйле